Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина район авыл җирлекләре башлыклары һәм сәркәтипләре җыелышында катнашты

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина район авыл җирлекләре башлыклары һәм сәркәтипләре җыелышында катнашты. Ул залда утыручыларны  2014 нче ел нәтиҗәләре һәм 2015 нче елга куелган бурычлар белән таныштырды. Район буенча гражданлык хәле актлары күрсәткечләре аеруча зур кызыксыну уятты. Шулай ук Фәния Салихҗановна улгән кешене 3 көн дәвамында теркәү кирәклеген онытмау, документсыз күмү очракларын булдырмауны таләп итте. Һәр җирлек башлыгы һәм сәркәтибе үз авылдашларын, алар белән булган бар хәлне (туу, үлү, язылышу, аерылышу) белү кирәклеген искәртте.

Иң зур сорауларның берсе өлкәннәргә,  Ветераннарга тиешле игътибар күрсәтү, аерылышуны булдырмау, гаиләләр белән эшләү һәм май аенда булачак алтын юбилярларны тәбрикләү тантанасына әзерләнү булды. Әйтергә кирәк, тантанага әзерләнү эшләре инде башланып китте, юбилярлар турында информация җыю, сценарий төзү буенча актив эшчәнлек алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International