2015 елның 26 февралендә ТР Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлегендә 9 гаиләгә ана (гаилә) капиталы исемендәге дәүләт сертификаты тапшырылды

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Тантанада Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Рәфыйкова Гөлфирә Мәҗит кызы, Лениногорск районы һәм шәһәренең пенсия фонды идарәсе мөдире Шәйхетдинов Наил Гомәр улы, Лениногорск шәһәренең Кама банкы мөдире  Захарова Ольга Александр кызы һәм Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлеге мөдире Миннигалямова Елена Яков кызы катнашты. Тантана барышында килгән гаиләләргә юллап күпсанлы котлау сүзләре әйтелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм Лениногорск шәһәренең “Сәрвиназ” дип исемләнгән вокал ансамбле тарафыннан музыкаль котлаулар белән бәйрәм бизәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International