26 февраль көне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Шәрәфетдиновлар 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр. Шәмсетдин абый белән Гөлйөзем апа бер-берсен яратып, хөрмәт итеп ярты гасыр тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Өч улларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мурсалимова юбилярларга сәламәтлек, тынычлык, тигез озын гомер теләп “Районның мактаулы юбилярлары” китабына кул куерга чакырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хуснуллина Шәрәфетдиновлар гаиләсенә муниципаль район башлыгы Р.Х.Гатиятуллинның Рәхмәт хатын тапшырды. Котлауларга юбилярларның хезмәттәшләре, балалары да кушылдылар. Г.Абдуллина башкаруындагы җырлар музыкаль бүләк булып яңгырадылар.