Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе интернет киңлекләрен яулый башлауның ике еллыгын билгеләп үтә. Нәкъ ике ел элек Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе “ВКОНТАКТЕ” социаль челтәрендә үз битен булдырып, әбүнәчеләре белән актив аралашуны җайга салып җибәргән иде. “Управление ЗАГС Нижнекамского района” төркеме бик тиз арада үзенең бик кирәк һәм мөһим башлангыч булуын танытып кына калмады, актив эш тә алып бара башлады. Бүген төркемдә ике меңгә якын кеше исәпләнә. Әлеге төркем аркылы теләгән һәркем безгә үзенең сорауларын бирә, теләк-омтылышларын җиткерә ала. Биредә шулай ук идарә эшчәнлегенә кагылышлы барлык актуаль яңалыклар белән дә танышып була. Интернет киңлекләрендә он-лайн рәвештә эш алып бару - бүгенге көннең мөһим бер ихтыяҗы булып тора.