Җыенда башкарма комитет җитәкчесе А.Ф. Никошин, район җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары М.А. Платонова, район прокуроры Р.А.Гизятов, башкарма комитет һәм төрле оешма җитәкчеләре катнашты. Җыен үткән елга нәтиҗәләр ясаудан башланып китте. Моны Базарлы Матак авылы башкарма комитеты җитәкчесе Р.С. Мусин җиткерде. Ул үзенең чыгышында нәрсәләр эшләнелгән һәм алдагы елда нәрсәләр эшләнәчәген сөйләде. Шулай ук район оешмалары җитәкчеләре халык сорауларына җавап бирделәр.
Сходның иң күңелле өлеше ул юбилярларны котлау булды. Бу безнең хөрмәткә лаек Никошин Николай Василий улы һәм Нина Михаил кызы, алар бу язда үзләренең бриллиант туйларын үткәрәчәкләр һәм авылның иң олы кешесе 97 яшьлек Миндубаева Хафизә Вәгыйзь кызы. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, рәхмәт сүләре җиткерелде.