2015 елның 26 февраль көнендә ундүрт яшькә җиткән, 16 райондашыбыз Россия паспорты иясе булды

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Шәхеснең төп документын егетләргә-кызларга Балтач ЗАГС бүлегендә миграция хезмәте идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчә хезмәткәрләре белән берлектә тантаналы итеп тапшырдылар. Үсмерләргә Россия Федерациясе граҗданының иң төп документын тантаналы рәвештә район ветераннар советы рәисе Абдуллин  Рифат Габдулла улы матур теләкләрен юллап тапшырды. Әлеге документ кешегә бик күп мөмкинлекләр ачу белән бергә, зур җаваплылык та өсти. Яшь балтачлыларга илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International