Бала тудыру йортында тууны рәсмиләштерү

2015 елның 27 феврале, җомга

Шәһәр һәм районыбызның гражданнарына уңайлыклар тудыру максаты белән ТР “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан Лениногорск шәһәренең бала тудыру йортында аерым эш урыны оештырылды. 2015 елның 24 февраленнән алып бала тудыру йортында тууны рәсмиләштерү эше башланды һәм баланың беренче дәүләт документы анага шунда ук тапшырылачак.  Тууны теркәү һәр атнаның сишәмбе һәм җомга көннәрендә алып барылачак. Әлбәттә, мондый эш тәртибе ата-аналарга бик тә уңайлы булуы күренә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International