Алар инде 45 ел бергә. Владимир белән Алла 1968 елның 1 нче маенда демонстрациядә танышалар. Бу танышу тиз арада җитди мөнәсәбәткә әверелә һәм 1970 елның 27 нче февралендә гөрләтеп туй ясыйлар.
Бергә яшәү дәверендә Поротниковлар 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Ә бүгенге көндә 2 оныкларына куанып яшиләр. Юбилярлар хөрмәтенә бик күп матур теләкләр һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Аларның саф мәхәббәте якыннарына гына түгел, дусларына да үрнәк.