Мамадыш районы Бөек Ватан сугышы Ветераннары “Бөек Ватан сугышының 70-еллыгы уңаеннан” юбилей медальләре, котлаулар кабул иттеләр

2015 елның 27 феврале, җомга
Барлык ветераннар да район җитәкчелегенең зур игътибары астында.

2015 нче елның 26 нчы февраль көнне “Мамадыш” совхозы поселогында гомер итүче Бөек Ватан сугышы Ветераны Тәзкирә Шәрәфетдинованы 90-яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Юбилярны район Башлыгы Анатолий Иванов тәбрикләде. Юбилей көнне Тәзкирә апа өчен иң зур бүләк  - 1941-1945 нче елгы Бөек Ватан сугышына багышап чыгарылган юбилей медале булды. Район Башлыгы юбилей юбилярның күкрәгенә беркетте, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.

Тәзкирә ханым тормыш иптәше белән 50 елга якын гомер кичергәннәр,  дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә ул кызы Венера, кияве Азат гаиләсендә гомер итә.

Әйтергә кирәк, шундый ук юбилей медален якташыбыз Фәйзелхак Мавлин Казан Кремленың тантаналар сараенда  республикабыз Президенты Рөстәм Миннеханов кулыннан алды.

Мамадыш районының җиде Ветеранына: Евдокия Коробова, Мингаз Минниханов, Вахит Галеев, Вазих Фахрутдинов, Василий Маратканов, Ваккас Хасанов юбилей медален Республика премьер-министры Вәсил Шайхразиев Мамадыш районы Советының 37-нче Советында тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International