Чистай районының ЗАГС бүлегендә гаилә тормышын алып бару дәресе

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

2015 елның 4 мартында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә педагогия көллиятенең беренче курс укучылары белән гаилә тормышын алып бару дәресе үткәрелде.

ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н. Белова-Реутина Никахлашу йорты буенча экскурсия уздырды, граҗданлык хәле актларын теркәү органнарының эше турында күп кенә кызыклы нәрсәләр сөйләде,  гаилә тормышының нигезләре турында белемнәрне арттыруның мөһимлегенә, гаилә мөнәсәбәтләренә басым ясап басым ясап, үзенең эш тәҗрибәсенең күзәтүләре һәм үзенчәлекләре белән уртаклашты, укучыларның сорауларына җавап бирде.

Көллиятнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, гаилә тормышын алып бару дәресләре укытучысы А.Р. Кәбирова ЗАГС бүлегендә  булган  әлеге кызыклы һәм эчтәлекле очрашу өчен рәхмәт белдерде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International