Апас районында тантаналы шартларда паспортлар тапшыру

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

4 март көнне 14 яше тулган 12 яшь апаслыга тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданының төп документы – паспортлар бирелде. Әлеге истәлекле һәм дулкынландыргыч чарага егет-кызлар әти-әниләре, апалары белән килгәннәр иде. Район хакимияте, Апас туган якны өйрәнү музее, миграция хезмәте, ЗАГС хезмәткәрләре һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән узган кичәдән яшьләр зур дулкынлану белән кайтып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International