Медаль тагып, сыйланып утырдылар бу көнне әлеге җирлеккә караган авыл өлкәннәре.
Авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова өлкәнәрне җылы, якты клубка җыеп бер хөрмәтләсә, “Җиңүгә 70 ел” медале бирелгән 66 кешене табын артында да сыйлады.
Район башлыгы Айдар Салахов залга җыелган ветераннарны истәлекле көн белән чын күңеленнән котлады. Иң беренче итеп юбилей медальләрен сугыш ветераннарына тапшырды.
Үзешчәннәр күңелләргә үтеп керерлек әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр.