Баулы районында эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары Шәйхразиев Васил Гаяз улы булып китте. Район Советы утырышы барышында Васил Гаяз улы районыбызның дүрт ветеранына - Зиннатов Фатхулла Идият улына, Таушев Григорий Алексей улына, Митряшкин Иван Александр улына, Гильмутдинов Мәсгут Хәләфетдин улына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырды. Премьер- министры урынбасары ветераннарга рәхмәт белдерде һәм аларга озын гомер, нык сәламәтлек, иминлек теләде.