2015 елның 4 мартында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә Гарайшиннар Ленар һәм Лилиянең уллары Ислам яңа туган 500 нче бала булып теркәлде. Бу исем гарәп теленнән «буйсынучанлык» дип тәрҗемә ителә, кешенең һәм барлык тере ияләрнең Ходай Тәгаләгә буйсынуны аңлата.
Гарайшиннар гаиләсенә улларын акыллы, тырыш, эшсөючән итеп үстерүне теләп, ГХАТ идарәсе белгече бәхетле әтигә сабыйның беренче документын-туу турында таныклыкны тапшырды.