Фәйзраман Мәсгут улы һәм Мәсәния Хәбибулла кызы Мәсгутовларның тормыш юлы 66 елны тәшкил итә.
Авыр һәм ач балачак турында, зур балалар белән беррәттән фонтны азык-төлек белән тәэмин итү турында, үзенең сөйгән ярын ничек очратуы турында да Фәйзрахман абый балаларга озак итеп сөйләде.Аларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шунда ук гаилә томышының бриллиант юбилярлары Камил Гатаулла улы белән Җөвәйрә Вагыйз кызы Таракановларны да котладылар.
Тантаналы рәвештә якынлашып килүче 8 нче март бәйрәме белән районыбызның барлык хатын-кызларны район Башлыгы Рамил Муллин котлады.
2015 елның 6 мартында Буа муниципаль районының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре муниципаль хезмәткәрләр һәм җирле үзидәрә хезмәткәрләре арасында уздырылган чаңгы ярышында катнаштылар. Финиш лентасын узганда һәр катнашучының йөзендә елмаю балкыды. Җиңүчеләр 2015 елның 14 мартында Яшел Үзән шәһәрендә узачак Спартакиаданың зона турында катнашачаклар.
Илья Алексеевич һәм Мария Александровна бергә яшәүләренең 65-еллыгын каршыладылар. Ермуллиннар гаиләсе авылның күркәм кешеләре, ә гаиләләре авылдашлары өчен генә түгел, ә барлык район кешеләре өчен дә үрнәк булып тора. Юбилярлар итәгәтле, тәрбияле балалар үстергәннәр, ә бүген исә онык һәм оныкчыкларына үз киңәшләрен бирәләр. Яшь буынга мондый авыл гаиләсе зур үрнәк булып тора.
Бу кичәдә район җитәкчеләре катнашты. Алып баручысы Юрьева Любовь Александр кызы булды. 2015 ел Боек Ватан сугышының юбилей елы. Красный бор авылында 50 тыл ветераны яши һәм ике Боек Ватан сугышы ветераны, шуның берсе – Москов Гиният Хуснутдин улы узенең 97 яшлеген уздырды. Ветераннарның кубесенә медалләрне өйләрендә тапшырылды.