Тантаналы рәвештә якынлашып килүче 8 нче март бәйрәме белән районыбызның барлык хатын-кызларны район Башлыгы Рамил Муллин котлады.
Бу көнне сәхнәгә икенче, дүртенче балаларын алып кайткан әниләр күтәрелде. Аларга ана сертификатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Районыбыз оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючы уңган-булган хатын-кызларны исә җитәкчеләре хөрмәтләде. Гүзәл затларны чәчәкләргә, бүләкләргә күмгән җитәкчеләр матур сүзләрен дә кызганмады.
Бәйрәм үзешчәннәрнең моңлы җырлары, балаларның дәртле биюләре белән үрелеп барды.