Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, 7 мартта Урта Комар авыл җирлегендә гүзәл затларны бәйрәм белән котлау һәм алтын юбилейлы гаилә парларын тәбрикләү уңаеннан зур бәйрәм оештырылды. Бәйрәмгә өч үрнәк гаилә – Степановлар Григорий Евдокимович белән Шахтабей Ислановна, Ишмурзиннар Баймурза Ишмурзинович һәм Мария Никитовна, Исанькиннар Михаил Гареевич һәм Елена Евдокимовна гаиләләре чакырылган иде. Урта Комар җирлеге Башлыгы Исынбаев Ю.И. аларны ихлас күңелдән котлап, истәлекле таныклык һәм бүләкләр тапшырды. Чара җирле талантлар көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән дәвам итте.