2015 нче елның 6 март көнне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Бәйрәмне Башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Бәйрәм концертында Яр Чаллы ГХАТ идарәсенең өч буын җитәкчеләре: С.И.Фәйзуллина, А.С.Измайлова, Р.Г.Зарипова катнаштылар.
Концерт барышында Ана капиталына 25-меңенче сертификат тапшырылды. Бу бәхетле Владимир Һәм Виктория Заболотскийлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә, кечкенә Димага нибары 4 ай.
Бәйрәм наз һәм яз атмосферасында узды, сәхнәдән мәхәббәт Һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.