Илья Алексеевич һәм Мария Александровна бергә яшәүләренең 65-еллыгын каршыладылар. Ермуллиннар гаиләсе авылның күркәм кешеләре, ә гаиләләре авылдашлары өчен генә түгел, ә барлык район кешеләре өчен дә үрнәк булып тора. Юбилярлар итәгәтле, тәрбияле балалар үстергәннәр, ә бүген исә онык һәм оныкчыкларына үз киңәшләрен бирәләр. Яшь буынга мондый авыл гаиләсе зур үрнәк булып тора.