Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә язның беренче ямьле бәйрәме – 8 март алдыннан кәләшләрне котлап, аларга нәфис ләлә чәчәкләре тапшырдылар. 7 нче март көнне Түбән Кама шәһәренең Тантаналар йортында үзләренең никахларын тугыз яшь пар теркәде. ГХАТ идарәсе белгечләре әлеге бәйрәм алды көннәрендә идарәгә кунак булып килгән һәрбер хатын-кызга иң изге теләкләрен җиткереп, аларга исәнлек-саулык, озын гомер, тигез саф мәхәббәт теләделәр. Туй көннәрендә болай да бәхетләреннән балкыган кәләшләр исә, көтелмәгән сюрприздан соң, үзләрен бөтенләй хан кызлары итеп хис иттек дип безнең белән үзләренең хис-тойгылары белән уртаклаштылар. Әлеге оригиналь, көтелмәгән котлаулар ГХАТ идарәсендә инде күптән матур традициягә әйләнде.