ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2015 ел
чәршәмбе
Әлмәт муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Наҗия Хайдарова 100 яшьлекләрен билгеләп үтүче, тыл хезмәткәрләре Багиза Шарафетдинова һәм Хуснулбанат Тухватуллинаны юбилейлары белән котлап истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр бүләк итте.

10
март, 2015 ел
сишәмбе
                  4 март көнне Мәдәният йортында  тыл ветераннарына  Бөек Җиңунең  70 еллыгына багышланган юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды.

10 мартта  Мамадыш районы ГХАТ бүлеге елның иң яшь клиентын кабул итте. Бишенче көнен тутырып килүче Инсаф Сәлимов бала табу йортыннан соң ук ата-анасы белән ЗАГС бүлегенә юнәлә.   Оныкның беренче документын – туу турында таныклыгын алу шатлыгын бабай-әбиләр дә уртаклашалар. Делегация арасында иң бәхетлесе тәүге тапкыр абый булган 2 яшьлек Искәндәр булгандыр, мөгаен. Ул гаиләнең яңа әгъзасы белән  игътибарлап кызыксынды.

Шушы көннәрдә Түбән Кама районы Елантау авыл җирлегендә 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче Шамшугаян Идиятуллина  белән Асия Файзутдинованы котладылар. Бәйрәм чарасы Колмакса авылы Мәдәният йортында булып узды. Әлеге тантанага әбиләрнең балалары, оныклары, оныкчыклары җыелдылар.

Хатын-кызлар бәйрәме көнне – 8 Мартта- Яр Чаллы шәһәрендә 22 сабый – 9 малай  һәм 13 кыз – дөньяга килде. Яңа туган балаларның күбесе – 13 сабый – 2 санлы шәһәр хастаханәсендә туганнар.

Венера Васильевна очрашу барышында беренче бала туу белән килеп чыккан сорауларга тукталды һәм ата-ананың бала тәрбияләүдә, әти-әниләр алдында булган бурычлары белән таныштырды, шулай ук гаилә һәм халык традицияләренә дә аңлатма бирде. Гаиләдә авырлыклар килеп чыгуга, аны таркату турында уйларга түгел, ә киресенчә, башка юл белән чишүне карарга, шулай ук психолог һәм медиатор киңәшләрен дә истә тотарга - яңа өйләнүчеләр белән очрашуның төп максаты шушы иде.

Актаныш муниципаль районының ЗАГС залында 14 яше тулган кызларга паспорт тапшыру тантанасы узды. Яңа паспорт ияләрен әти-әниләре, туганнары котлады. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ф.Г.Шайхуллин кызларга истәлек буләкләре һәм паспорт тапшырды.

2015 елның 10 март көнендә Балык Бистәсе районының ГХАТ булеге эшчелэре 8 Март бәйрәме белән, күп еллар ГХАТ бүлегендә эшләп чыккан хатын-кызларны тәбрикләделәр. Серебрякова Зоя Фёдоровна (90 яшь), Зубкова Татьяна Константиновна (75 яшь), Гизетдинова Масхуда Мирсагетдиновна (65 яшь) – төрле елларда ГХАТ бүлегендә җитәкче булып эшләгән хатын-кызлар. Аларга иң изге теләкләр теләп, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.


9
март, 2015 ел
дүшәмбе
Язгы бәйрәм алды көннәрендә Түбән Кама районы муниципалитетында эшләүче гүзәл затлар бик үзенчәлекле һәм кызыклы тамашага тап булдылар. Романтик шагыйрьләр образларында алар каршында ир-ат коллегалары кечкенә генә театраль тамаша уйнадылар.

Шунда ук  районның 10 хатын-кыз-тыл хезмәтчәне Җиңүнең 70 еллыга багышланган юбилей медальләренә дә  ия булды.

Бүләкләрне өлкәннәргә район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхат Габдуллин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International