Актаныш муниципаль районының ЗАГС залында 14 яше тулган кызларга паспорт тапшыру тантанасы узды. Яңа паспорт ияләрен әти-әниләре, туганнары котлады. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ф.Г.Шайхуллин кызларга истәлек буләкләре һәм паспорт тапшырды.