2015 елның 10 март көнендә Балык Бистәсе районының ГХАТ булеге эшчелэре 8 Март бәйрәме белән, күп еллар ГХАТ бүлегендә эшләп чыккан хатын-кызларны тәбрикләделәр. Серебрякова Зоя Фёдоровна (90 яшь), Зубкова Татьяна Константиновна (75 яшь), Гизетдинова Масхуда Мирсагетдиновна (65 яшь) – төрле елларда ГХАТ бүлегендә җитәкче булып эшләгән хатын-кызлар. Аларга иң изге теләкләр теләп, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.