Бөек Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан “Бердәм Россия” партиясе “Җиңүнең җитмеш портреты” фотопроектны оештырды. Танылган фото рәсам Фәрит Губаев фотопроект кыссаларында Татарстан Республикасының барлык районнарында ба булачак. Ул сугышта катнашкан ветераннарның фото сүрәтләрен төшерә.
12 март көнне Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева авыл Башкарма комитеты секретарьлары белән киңәшмә үткәрде. Ул үзенең чыгышында үлемне вакытында теркәү, роддомнан чыкканчы баланың туу таныклыгын тапшыру, гражданнарга электрон хезмәтләрне күбрәк аңлату мәсьәләләрен күтәрде. Яңа эшли башлаган секретарьларга методик ярдәм күрсәтте.
12 март көнне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның 20 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап Буа районда ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләрен тапшыралар. Моңа багышланган чара район мәдәният йортында узды. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов катнашты. Ул кадерле ветераннарга озын гомер, нык сәламәтлек теләде. Шулай ук ветераннарны котлауда Дәүләт советы депутаты Ш.Ш.Ягудин катнашты.
Әлеге тантананың мәртәбәле кунаклары тыл ветераннары иде. Ак яулыклы әниләребез, әбиләребез район Башлыгы Ф.М.Камаевның котлавын кабул итеп алды. Аларга Бөек җиңүнең 70 еллыгы медале тапшырылды.
Тыл хезмәткәре Коротаева Наталья Ивановна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр Бөек Ватан сугышы чорында Тамбов өлкәсендә элемтә бүлегендә эшли. 40 ел хезмәт стажы булган Наталья Ивановна Баулы элемтә челтәреннән лаеклы ялга китә. Шунысы кызык, 90 яшьлек юбиляр әле дә Морзе азбукасын хәтерли.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина кышның соңгы көннәрендә Түбән Кама нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы базасында булып узган «Реализация проекта «Школа ответственного родительства» Опыт Нижнекамского муниципального района» дип исемләнгән республикакүләм семинар-киңәшмәдә катнашты.
11 март көнне Сарман муниципаль районы Илексаз авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды.