Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина кышның соңгы көннәрендә Түбән Кама нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы базасында булып узган «Реализация проекта «Школа ответственного родительства» Опыт Нижнекамского муниципального района» дип исемләнгән республикакүләм семинар-киңәшмәдә катнашты.
“Школа отвественного родительства” муниципаль проекты 2012 нче елда “Түбән Кама хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы тарафыннан тәкъдим ителеп, гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге масштаблы проектның бер тармагы булган “Гаилә тәрбиясе әлифбасы” дигән юнәлешен Түбән Кама ГХАТ идарәсе уңышлы гына алып бара. Аның нигезендә үсеп килүче буында гаиләгә хөрмәт, аның әгъзаларына карата ихтирам, бер-береңне кадерләү, яратуны тәрбияләү ята. “Гаилә белеме” дәресенә ГХАТ идарәсенә килүче югары сыйныф укучылары да гаиләнең никадәр мөһим, кирәк социаль институт булуына кат-кат инанып, яхшы ата-ана булырга дигән фикергә килеп китә бездән.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина Түбән Камада тормышка ашырыла торган әлеге проектка үзенең югары бәясен биреп, республика педагогларын әлеге тәҗрибәне үзләштерергә чакырды.