11 март көнне Сарман муниципаль районы Илексаз авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды.
Аларны котларга район җитәкчелеге килгән иде. Күрсәткән батырлыклары өчен барлык ветераннарга эчкерсез рәхмәт сүзләре җиткерелде. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
Шушы ук көнне Котдус абый белән Тәзкия апа Хуҗиннарның “Бриллиант туйлары” билгеләп үтелде. Алар гомер буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 5 онык һәм 2 оныкчык шатлыклары белән яшиләр. Котдус абый белән Тәзкия апа яшь гаиләләргә үрнәк булып торалар. Балалары, туганнары белән һәрвакыт аралашып яшиләр.