Буа районында юбилей медальләрен тапшыру

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап Буа районда ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләрен тапшыралар. Моңа багышланган чара район мәдәният йортында узды. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов катнашты. Ул кадерле ветераннарга озын гомер, нык сәламәтлек теләде. Шулай ук ветераннарны котлауда Дәүләт советы депутаты Ш.Ш.Ягудин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International