Апаста биш бәхетле әнигә "Ана капиталы" сертификаты тапшырылды

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

12 мартта Апас районы пенсия фонды бүлегендә тантаналы шартларда  биш бәхетле әнигә  “Ана  капиталы” сертификаты  тапшырылды. Әниләргә сертификатларны пенсия фондының район бүлеге начальнигы Шамиль Гаффаров тапшырды һәм әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга, баланың  белем алуына  тотарга, шулай ук әниләрнең тупланма пенсия өлешенә юнәлдерергә мөмкинлеген әйтеп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Булат Гыйлманов, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина да үзләренең тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International