Түбән Кама ГХАТ идарәсе профсоюз комитеты актив эштә

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Коллективның бердәмлеген тагын да арттыра төшүдә, бер-береңә хөрмәт, уртак эшне башкаруда кызыксыну уятуга нигезләнгән эш алып баруы белән Түбән Кама ГХАТ идарәсенең профсоюз комитеты мактауга лаек. Кышның соңгы көннәрендә ГХАТ идарәсе коллективы “С песней к Победе” дип исемләнгән Татарстан Республикасының Эстрада-джаз филармония оркестрының концертында булып кайтса, 10 нчы март көнне Илгизәр Самакаевның картиналары күргәзмәсенең ачу тантанасында катнашты.  Илгизәр Самакаев – күренекле рәссам, И.Е.Репин премиясе иясе, Халыкара һәм Бөтенрәсәй күргәзмәләренең актив катнашучысы. ГХАТ идарәсе белгечләре әлеге рәссамның пейзаж, портрет, Бөек Ватан сугышына багышланган картиналарына карап хозурланып кайттылар. Моннан тыш бәһрәм алды көннәрендә профсоюз комитеты табигать кочагына чыгуна да  оештырган иде.

ГХАТ идарәсенең профсоюз комитетының планнары зурдан. Шушы араларда гына ул  “Минем күңелле кышым” дип исемләнгән фотолар бәйгесе игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International