Тыл хезмәткәре Коротаева Наталья Ивановна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр Бөек Ватан сугышы чорында Тамбов өлкәсендә элемтә бүлегендә эшли. 40 ел хезмәт стажы булган Наталья Ивановна Баулы элемтә челтәреннән лаеклы ялга китә. Шунысы кызык, 90 яшьлек юбиляр әле дә Морзе азбукасын хәтерли.
Юбиляр бүгенге көндә 4 баласы, 7 оныгы һәм 9 оныкчыгы кадер- хөрмәтендә яши.
Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин Наталья Ивановнага Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медален тапшырды. Рамил Гатиятуллин, элемтә челтәре җитәкчесе Илгиз Саитов юбилярга истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.