Баулы муниципаль районында паспортлар тапшыру

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

12 март көнне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның 20 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.

Чарада катнашучылар алдында 2 нче санлы мәктәп укучылары Бөек җиңүгә багышланган бай ичтәлекле монтаж күрсәттеләр.

Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Илдус кызы  Хуснуллина яшьүсмерләрне җылы котлады һәм паспортлар тапшырды. Яшь гражданнар эчке эшләр министрлыгының мактаулы ветераны, Баулы районы ветераннар Советы рәисе урынбасары Әнвәрт Фатих улы Галиакберовтан да котлау сүзләре кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International