4 март көнне Мәдәният йортында тыл ветераннарына Бөек Җиңунең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Медаль тапшыру тантанасында район Советы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилиана Альянсовна Бикметова да катнашты. Тантана чәй өстәле артында һәм үзешчән артистларның чыгышы белән барды.
Күңелле һәм моңсу бәйрәм!
Кызлар эшеме соң күмер чабу,
Сазламыктан күмер чыгару?
Кызлар эшеме соң окоп казу,
Кан-яшь белән җирне сугарып?
Кызлар эшеме соң чуен кою,
Патрон ясау завод цехында?
Кызлар эшеме соң урман кисү
Карурманда җәен-кышын да?
Әнә шундый эшләр башкарырга
Дәште Ватан кыю кызларын.