Түбән Кама районында 90 яшьләрен тутырган юбилярларны зурладылар

2015 елның 10 марты, сишәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Кама районы Елантау авыл җирлегендә 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче Шамшугаян Идиятуллина  белән Асия Файзутдинованы котладылар. Бәйрәм чарасы Колмакса авылы Мәдәният йортында булып узды. Әлеге тантанага әбиләрнең балалары, оныклары, оныкчыклары җыелдылар.    

Шамшугаян Идиятуллина  белән Асия Файзутдинованың тормыш юллары гомер буена бер-берсе белән бәйләнеп барган. Алар кечкенәдән үк дус булып, бер урамда торып, бер мәктәптә укып үскәннәр. Үсеп җиткәч Шашшугаян әби кырга эшкә чыгып китсә, Асия әби укуын дәвам итеп, авылга бригадир булып кайта. Сугыш икесенең дә җилкәләренә авыр, күтәрә алмаслык йөк булып төшә. Алар армый-талмый колхозда эшләп, Бөек Җиңүне якынайталар. Сугыштан соң икесе дә кияүгә чыга.  Шамшугаян белә аның тормыш иптәше Исмәгыйль 10 бала тәрбияләп үстерсә, Асия әби белән Мансур гаиләсендә 7 бала якты дөньяга аваз сала.  Шамшугаян әби гомере буе колхозда эшләсә, Асия әби туган мәктәбендә 50 елдан артык татар теле укыта. Хәзер дә әбиләр гел бергә. Тәмләп чәй эчүләр, кич утырулар дисеңме, намазлар уку, бәйрәмнәрне бергә үткәрү – боларның барсын да  алар бергә башкара.

90 яшьлек юбилейлары белән әбиләрне Түбән Кама районы җитәкчесе урынбасары Лида Тартмина котлады. Ул йөзъяшәр ак әбиләргә тагын озын-озак гомер теләп, бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International