Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яңа гына өйләнүчеләр белән медиатор Стоянова Венера Васильвна гадәти булмаган уку-очрашу үткәрде

2015 елның 10 марты, сишәмбе

Венера Васильевна очрашу барышында беренче бала туу белән килеп чыккан сорауларга тукталды һәм ата-ананың бала тәрбияләүдә, әти-әниләр алдында булган бурычлары белән таныштырды, шулай ук гаилә һәм халык традицияләренә дә аңлатма бирде. Гаиләдә авырлыклар килеп чыгуга, аны таркату турында уйларга түгел, ә киресенчә, башка юл белән чишүне карарга, шулай ук психолог һәм медиатор киңәшләрен дә истә тотарга - яңа өйләнүчеләр белән очрашуның төп максаты шушы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International