Түбән Кама шәһәренең гүзәл затларын язгы бәйрәм белән танылган шагыйрьләр котлады

2015 елның 9 марты, дүшәмбе

Язгы бәйрәм алды көннәрендә Түбән Кама районы муниципалитетында эшләүче гүзәл затлар бик үзенчәлекле һәм кызыклы тамашага тап булдылар. Романтик шагыйрьләр образларында алар каршында ир-ат коллегалары кечкенә генә театраль тамаша уйнадылар. Җитәкчеләр арасында Лев Толстой, Николай Гумилев, Александр Пушкинны танып була иде. Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин Юрий Лермонтов буларак шигырьләр укыды. 8 нче март бәйрәменә мондый кызыклы, көтелмәгән котлау кабул итеп алу хатын-кызларда зур кызыксыну уятты һәм районыбыз җитәкчеләренең бик тә креатив рәвештә фикер йөртергә сәләтле икәнен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International