Әлмәт муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Наҗия Хайдарова 100 яшьлекләрен билгеләп үтүче, тыл хезмәткәрләре Багиза Шарафетдинова һәм Хуснулбанат Тухватуллинаны юбилейлары белән котлап истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр бүләк итте. Багиза Шарафетдинова сугышка хәтле кияүгә чыгып Сөләй авылына кучә, Бөек Ватан сугышында аның ире Смоленск шәһәре янында вафат була. Тормышны алып бару авыр булганлыктан, Багиза апа үзенең авылдашы, тол ир Бакый Шарафетдиновка кияүгә чыга. Сугыштан сон авыр елларда Багиза авылдашлары белән колхозда төрле эшләрдә эшләп, хуҗалыкны торгызуда зур өлеш керткән кешеләрнең берсе.
Икенче юбиляр - Хуснулбанат Тухватуллина Томск өлкәсенең Кривошеев районы Исламбул авылында туа. Мәктәптән сон тәрбиячеләр курсларын бетергән, шуннан соң Исламбул авылында балалар бакчасы мөдире булып эшләгән. Хуснулбанат апа 1936 елда кияүгә чыгып гаиләсе белән Ташкент шәһәренә күчә. 1941 елда аның ирен сугышка алалар һәм озак та үтми аның үлгән дигән хәбәре килә. 2001 елда кызы белән Әлмәт районының Габдрахман авылына күчеп кайта. Бүгенге көндә ул зур гаиләсе – 1 кызы, 4 оныгы, 8 оныкчыгы һәм оныкчыкларының 5 балалары игътибарында яши.