Баулы районы Крым Сарай авылында Халыкара хатын кызар көненә багышланган бәйрәм узды

2015 елның 6 марты, җомга

Бәйрәмгә багышланган чарада Крым-Сарай авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераннары, сугыш балалары катнашты. Бүгенге көндә авылда 23 тыл ветераны, 4 Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны яши. Баулы районы Башлыгы Рамил Гатиятуллин  ветераннарга рәхмәт белдерде һәм аларга озын гомер, нык сәламәтлек, иминлек теләп  Крым-Сарай авылының 5 ветеранына һәм картлар йортында яшәүче 2 ветеранга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International