7 март көнне Балтач авылының мәдәният йортында алтын юбилярларны котлау тантанасы булып узды

2015 елның 7 марты, шимбә

Анда 50 ел бергә гомер кичергән Рәшит Харис улын һәм Сөембикә Кадыйр кызын алтын юбилейлары белән тәбрикләделәр.

    Җылы котлау сүзләре белән балалары, оныклары һәм туганнары чыгыш ясадылар.

    Балтач авл җирлеге җитәкчесе Гатауллин Ханиф Гарифулла улы Рәшит һәм Сөембикә Харисовларны алтын юбилейлары белән котлап, аларга нык саләмәтлек, иминлек, бәхет теләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.

   Соңыннан мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең концерт программасын куеп уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International