Кукмара муниципаль районы ветераннарына юбилей медальләре тапшыру

2015 елның 6 марты, җомга

    6 мартта Кукмара районы Манзарас авылы мәдәният йортында Манзарас авыл җирлегендә гомер итүче ветераннарга – фронтовик һәм тыл хезмәтчәннәренә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды. Чарага барлыгы 55 ветеран чакырылган иде, шуларның 15 генә килә алды, калганнарына медальләр өйләрендә тапшырылды.

     Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәреп, авыр тормыш юлы үткән ветераннарыбызны залга җыелган халык аягүрә басып алкышлады. Аларга Җиңүгә керткән бәһаләп бетергесез өлешләре, батырлыклары өчен йөрәкләргә үтеп керерлек, олы хөрмәт һәм ихтирам хисләренә төрелгән рәхмәт сүзләре җиткерелде.

     Ветераннарга медальләрне Кукмара ЗАГСлар бүлеге начальнигы З.Т.Латыпова һәм Манзарас авыл җирлеге Башлыгы Р.Г.Хабибуллина ярдәмендә Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Х.Гарифуллин тапшырды. Концерт программасыннан соң кунаклар бәйрәм табыны артына чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International