5 мартта Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда биш бәхетле әнигә “Ана капиталы” сертификаты тапшыру тантанасы булды.
Тантанага районның иң нәни гражданнары белән Саваровлар, Селехметьевлар,Шулаевлар, Кузовениннар, Султановлар гаиләләре килгән иде. Сертификат алучылар Кама Тамагы штп, Келәнче авылларында яшиләр. Күптән түгел генә дөньяга килгән сабыйлар гаиләгә шатлык китереп кенә калмыйча, җәмгыятьнең яшь гражданнары да булды.
Катнашучылар алдында котлау сүзе белән муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов чыкты.
Кама Тамагы һәмАпас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов анна капиталын файдалану мөмкинлекләре белән таныштырды.
Муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова бәхетле ата-аналарны тәбрик итеп, аларга гаилә бәхете,иминлек теләде.
Очрашуда катнашучыларнын барысынада истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2015 елда ана капиталы 453026 сум.