6 нчы март көнне Мамадыш район Советы һәм Башкарма комитеты хатын-кызлары, шул уңайдан ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә хезмәттәш ир-атлардан котлаулар кабул иттеләр. Беренчеләрдән булып тәбрикләү сүзләрен Район башлыгы Анатолий Иванов җиткерде. Ул һәр хатын-кызның район үсешендә, куелган максатларның ирешелүендә үз өлеше барлыгын искәртте.
Әйтергә кирәк, ир-атлар бәйрәм уңаеннан яхшы зерләнгән һәм иҗади мөмкинлекләрен тулаем ачып салганнар: шигырьләр, такмаклар, татар һәм урыс телендә яңгыраган җырлар – болар барысы да хатын-кызларга адресланды. Бәйрәм котлавы һәр хезмәткәрнең фотосын үз эченә алган матур, эчтәлекле презентация белән үрелеп барды.