20 майда Баулы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның өченче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Руслан һәм Диана Хәлфиевлар гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Кирилл һәм Алиса дигән исемнәр бирделәр.
Менə 55 ел бергә Сафиуллиннар гаилəсе Газиз улы Вагиз һəм Татьяна Иван кызы матур гына яшəп яталар. Бу парлар 1960 елның 15 май көне өйлəнешеп бергə яши башлаганнар.
1993 елдан бирле 15 май-Гаилә көне буларак билгеләп үтелә башлады. Әлеге чара кысаларында район үзәк хастаханәсенең балалар тудыру бүлегендә яңа дөньяга килгән сабыйларны тәбрикләү тантанасы узды.
19 май, күпләребезнең күңелендә үткәннәрнең якты хатирәсе булып истә калган Пионерия көне. Һәм күпләр өчен онытылмаган бу дулкынландыргыч бәйрәм көнендә, Мамадыш районы үзәк хастәханәсендә якты дөньяга кечкенә кыз Айсылу туды. Баланың авырлыгы 3390 грамм һәм буе 53 сантиметр.
19 майда Гаилә көнендә дөньяга килгән ике сабыйны бала тудыру бүлегеннән озату тантаналы рәвештә узды. Бәхетле әниләргә балаларының Россия гражданнары булуларын раслаучы беренче документларын-туу турындагы таныклыкны ГХАТ бүлеге хезмәткәре Альбина Әхмәтова тапшырды.
Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Большакова, сертификатларны дөрес итеп файдалануларын теләп, 4 әнигә сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова барлык әниләрне сабыйлары тууы белән котлады һәм Хусаинова Фәниягә кызы Альбина Лузгованың игезәк балалары Айназ һәм Ильназ тугуанлыкка таныклыклар тапшырды.
15 майда Халыкара гаилә көнендә, Мамадыш районында 5 ел рәттән Алтын юбилярларга багышлап, Мәдәният йортында кичә уздырыла.