Гаилә көнендә Баулыда ике сабый дөньяга килде

2015 елның 19 мае, сишәмбе

19  майда  Гаилә көнендә  дөньяга килгән   ике сабыйны бала тудыру бүлегеннән озату тантаналы рәвештә узды. Бәхетле әниләргә  балаларының Россия гражданнары булуларын раслаучы беренче документларын-туу турындагы таныклыкны ГХАТ бүлеге хезмәткәре Альбина Әхмәтова тапшырды.

Крыловлар гаиләсендә  беренче   булып , ә Гарифуллиннар гаиләсендә икенче булып  ир балалар туган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International