Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгече җиңүчеләр рәтендә

2015 елның 19 мае, сишәмбе

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең баш белгече Гөлнара Хафизова “Бөек Җиңүгә 70 ел” дип исемләнгән муниципаль  әдәби-шигъри бәйгедә катнашып, икенче дәрәҗәдәге диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Әлеге конкурска  ул “Сапоги” дип исемләнгән публицистик очерк тәкъдим иткән иде. Бәйгедә барлыгы 150 гә якын конкурсант катнашты. Бүләкләү тантанасына Бөек Ватан сугышы  ветераннары да чакырулы иде. Алар яшь каләм ияләренә чын күңелдән иҗади уңышлар теләде һәм истәлекләре белән уртаклашты. Рәсәй язучылары берлеге әгъзасы Борис Власов исә: “Мондый төр әдәби бәйгеләрнең кыйммәте бәяләп бетергесез зур. Алар безгә рухи азык, җан тынычлыгы бирә,  Ватан дигән төшенчәнең кыйммәтен арттыра,” – дип белдерде.  ГХАТ идарәсе белгечләре алга таба да мондый төр иҗади бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннарга ия булырлар дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International