2015 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 500-нче баланың тууын теркәү тантанасы уздырылды. Әлеге вакыйганың сәбәпчесе- Дарина исемле кызчык, аның исеме “җиңүче” мәгънәсен аңлата. Тантаналы шартларда әти-әнисенә баланың тормышындагы беренче документы – туу турында таныклык бирелде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь гаиләгә олы бәхет һәм сәламәтлек теләделәр һәм истәлек бүләге тапшырдылар.
2015 елның 19 нче маенда Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 3 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Даниэль Сергей улы Сибирев – 8 май көнендә дөнья күрде.
Рәсәйдә, гомумән бөтен дөнъяда 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бик күп шәһәрләрдә әлеге вакыйгага багышланган махсус акцияләр үткәрелә. Халыкара гаилә көне 1993 елда, җәмгыятънең игътибарын Гаилә мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан, Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан игълан ителә. Бүгенге бәйрәм көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре Макаровлар гаиләсендә кунакта булдылар, бу гаиләдә дүрт бала: Илья, Артур, Азалия һәм Сафия тәрбияләнә. Зур, тату, кайгыртучан гаиләң булу – иң зур бәхет. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Макаровлар гаиләсенә олы гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек теләделәр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.
2015 нче елның 18 нчы маенда Сарман муниципаль районында Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә “Минем туган ягым” конкурсына йомгак ясалды. Үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен 20 укучы яклады.
Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Бану апа Сирукова гомер бәйрәмен-95 еллык билгеләп үтте.
15 май көнне гаилә корган парларны туганнары, дуслары гына котлады. “Родник” социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә, балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Низамова Л.Ф. матур теләкләр теләп яшьләргә хәерле юл теләде, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм 1994 елда оештырыла. Ул вакытта БМО Генераль ассамблеясы елдагы 365 көннең берсе гаиләгә багышланырга тиеш, дип карар итә. Моның өчен язгы иң матур айларның бер көне – 15 май көне билгеләнә.
Шул уңайдан Кама Тамагы районының урта мәктәбендә 5-7 сыйныф укучылары белән Гаилә көненә багышланган кичә булып үтте.
Районның барлык алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярларны 15 нче майда - Халыкара гаилә көнендә тәбрикләү күркәм гадәткә әйләнеп бара.