Районның барлык алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярларны 15 нче майда - Халыкара гаилә көнендә тәбрикләү күркәм гадәткә әйләнеп бара.
Әлеге бәйрәм кысаларында, район мәдәният йорты каршындагы сәхнәдә татар, керәшен, рус, удмурт, мари халыкларының кыз ярәшү, туй, балага исем кушу йолалары да күрсәтелде.
Фойеда юбилярларның фотолары һәм гаилә тарихы белән стенд урнаштырылды. Кияү-кәләшнең никах-туйдан калган күлмәкләре, бүләкләре, кул эшләнмәләре күргәзмәләре оештырылды, юбилярларның киленнәре арасында аш-суга осталык бәйгеседә булып узды.