Бүген, 2015 елның 18 май көнендә Арча үзәк хастәханәсенең бала тудыру бүлегендә, 9 май, Җиңү көнендә туган сабыйга тантаналы рәвештә туу турында таныклык һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Нуриев Илшат Габделфәртович исеменнән махсус бүләк тапшырылды. Фәнис белән Ләйсән Нурмөхәмәтовлар улларына Ранис дип исем куштылар. Ранис исеме – беренче бала, иртә белән туган бала дигән мәгънәгә ия.