Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 500-нче баланың тууы теркәлде

2015 елның 19 мае, сишәмбе

2015 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 500-нче баланың тууын теркәү тантанасы уздырылды. Әлеге вакыйганың сәбәпчесе- Дарина исемле кызчык, аның исеме “җиңүче” мәгънәсен аңлата. Тантаналы шартларда  әти-әнисенә баланың тормышындагы беренче документы – туу турында таныклык бирелде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь гаиләгә олы бәхет һәм сәламәтлек теләделәр һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International