Рәсәйдә, гомумән бөтен дөнъяда 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бик күп шәһәрләрдә әлеге вакыйгага багышланган махсус акцияләр үткәрелә. Халыкара гаилә көне 1993 елда, җәмгыятънең игътибарын Гаилә мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан, Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан игълан ителә. Бүгенге бәйрәм көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре Макаровлар гаиләсендә кунакта булдылар, бу гаиләдә дүрт бала: Илья, Артур, Азалия һәм Сафия тәрбияләнә. Зур, тату, кайгыртучан гаиләң булу – иң зур бәхет. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Макаровлар гаиләсенә олы гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек теләделәр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.