Кече Чынлыдан Бану апа Сирукова сугыш елларында тракторчы булып эшләгән

2015 елның 19 мае, сишәмбе

Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Бану апа Сирукова гомер бәйрәмен-95 еллык билгеләп үтте.

Бану апа янына район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге башлыгы Әнсар Хәкимов  Президенттан котлау телеграммасы алып килгәч, шатлык-куанычларын белдерде. “Президент шәхсән үзе котлаганмы, мине каян белә ул”, дип сорауларыны яудырды.

Әйе, сугыш елларының ачлыгын, ялангачлыгын, аннан соңгы илне торгызу елларында фидакарь көч куйган олы буын кешеләребезне онытырга һич тә хакыбыз юк. Бүген тыныч тормышта яшәвебезгә без аларга бурычлы.

Бану апа сугыш елларында тракторчы булып эшли. Ул елларда Иске Шәйморза авылына яшь кызларны укырга җыялар. Авылда ир-ат юк, нәфис зат булып иркәләнеп яшәргә насыйп булмый шул хатын-кызларга. Бану апа да алар белән бергә тракторчы һөнәрен үзләштерә һәм сугыш беткәнче колхоз кырларында эшли.

Тормыш иптәше Гаязны ул 1942 елда йөкле килеш озатып кала. Нәни балачагы әтисез үскән кызын Гаяз әфәнде бары тик 1946 елда гына күрә ала. Сталинград сугышында катнашкан сугыш ветеранының вафатына инде 15 еллап вакыт узган. Аның Бануына бүләк булып, дәүләт тарафыннан  2010 елда төзелгән өе кала. Бүгенге көндә юбиляр шушы йортта кече кызы Нәфисә белән гомер кичерә. Янәшәдә генә башка балалары да яши.

Бәйрәм көнендә Бану апа яшьлеген искә алды, дөрес соңгы елларда бераз хәтер какшаган. Шулай да әңгәмәдәшләре белән сөйләшеп, көлешеп утырды, күңеле дә күтәренке иде.

Бану апаны котларга дип килгән кунаклар да җылы теләкләрен ирештереп,  район башлыгы исменнән аңа бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International